4 сентябрь көнне “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында партнерлар концерты үтте. Анда “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективы һәм “Мефро уилз Руссия завод-Заинск” оешмасы катнашты.
2 сентябрь көнне шәһәр мәдәният йортында “Без бөтендөньда тынычлык өчен” дигән акция үтте. Ул терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган иде.
Террорга каршы бердәмлек көненә багышланган чаралар барлык Зәй районы мәктәпләрендә дә үткәрелде. Мәгариф идарәсе фәрманы нигезендә барлык мәктәпләрдә дә тематик кичәләр, диспутлар, лекцияләр, сөйләшүләр, сыйныф сәгатьләре үтте.
Бүген, 3 сентябрьдә, илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар бәйле рәвештә оештырыла.
Сәвәләй мәктәбе укучылары гадәтән тыш хәлләр Министрлыгы планы буенча үткәрелгән өйрәнү күнегүләре үтте. Ул 1-9 сентябрьдә үткәрелә торган “Тормыш һәм көнкүреш куркынычсызлыгы нигезләре” дәресләре кыссаларында үткәрелә.
2 сентябрь көнне район мәдәният йортында беслан фаҗигасе корбаннарын искә алуга багышланган чара булып үтте. Анда 1 мәктәп укучылары катнашты.
Бүген “Зәй шикәре” ачык, һәм “Зәй крекеры” ябык акционерлык оешмаларында, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җыелышлар булып үтте. Анда предприятиеләрнең 8 айга эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары каралды
Зәй районында шикәр чөгендере алу темпы артканнан-арта бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 2100 гектарда җыеп алынган.
Зәйдә 1 сентябрьдән террорга каршы бердәмлек чаралары үтәчәк. Чаралар 12 ел элек булган Беслан фаҗигалары белән бәйләнгән. Бу юаглтулар турында онытырга ярамый, чөнки ул илебез һәм һәр гаилә өчен зур югалту булды һәм һәркемне тетрәндерде.
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының эш планы нигезендә кичә барлык мәгариф оешмаларында «Тормыш-көнкүреше куркынычсызлыгы” буенча ачык дәресләр үтте.