Балалар бакчаларына балалар саны туплау төгәлләнә

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

31 августта “Электрон балалар бакчасы” программасы буенча балалар бакчасына балалар туплау тәмамлана. Зәй районында 24 мәктәпкәчә уку-укыту учрежденияләре санала. Аңа 2970 бала йөри. Авыл җирлекләрендә 8 мәктәпкә әзерләү группасы эшли. Мәктәпкәчә әзерлек группаларында 75 процент бала күнегүләр ала. Соңгы 3 елда тагын 300 урын булдырылды. Мәктәпкәчә уку-укыту күнекмәләре белән 3 яшьтән артык балалар 100 % ка , 3 яшькә кадәрле 92% ка тәэмин ителгән. 2016 елда балалар бакчасына 650 бала юллама алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International