Безнең якташыбыз Әхать ага Сөнгатуллин республикадага барлык бәйрәмнәрне ямьләндереп биергә яратаю Инде 27 августта Зәйдә, шәһәр көнендә ул үзенең тормыш иптәше белән барлык халыкны таң калдырып биегән иде
Казанда Республика көнен алдыннан илбашы Рөстәм Миңнеханов «Муниципаль берәмлекләр арасында иң нәтиҗәле идарә» республика конкурсы җиңүчеләренә автомобильләр тапшырды. Бәйгедә җиңү яулаган 100 муниципалитет арасында Зәйдән Якты Күл һәм Чыбыклы җирлекләре дә бар.
Кино учреждение хезмәткәрләре балалар белән Республика көненә багышланган “Мин яратам сине –Татарстан”, “Татарстан – безнең йөрәктә” исемле фото акция үткәрдә.
Бүген Зәйнең “Энергия” стадионында Республика көненә һәм Зәйдә спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елына багышланган спорт бәйрәме узачак.
Бүген хакимиятнең зур залында юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда балаларның уку елында куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен каралар һәм сентябрь аенда үтәчәк “Юл куркынычсызлыгы аен” үткәрү турында карар кабул ителде.
Бүген мәктәп автобусларын яңа уку елына кабул иттеләр. Кабул итү чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов
Бүген Зәйдә максус бурычы булган хәрби частьта хезмәт итүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Билгесез солдат һәйкәле янында әлеге хәрби частьта хезмәт иткән запастагы солдатлар, командирлар һәм ветераннар җыелган иде. Алар һәйкәлгә чәчәк куйдылар һәм митингта катнаштылар.
29 августта шәһәр мәдәният йортында Мирный бистәсендәге балалар арасында “Безнең республикабыз” исемле рәсем бәйгесе үтте. Анда Татарстан тарихы турында һәм аның автономиясе турында сөйләделәр
Укытучыларның август конференциясе кыссаларныда 29 августта, 2 мәктәп бинасында җәмгыять белеме һәм тарихчыларның утырышы үтте. Анда Киләчәк уку елына планнар һәм актуаль мәсьәләләр каралды.
29 август көнне Зәй районыннан Валеевлар Раиф Гомәр улы һәм Нәсимә Сагир кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Валеевлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек