Бүген хакимиятнең кече залында, «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге сәркатибе Р.Г.Кәримов катнашуында Зәй җирле бүлеге советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. “Бердәм Россия» Зәй җирле бүлегендәге партия проектларын тормышка ашыру, чараларны үткәрүгә бүленгән акча берәмлекләре , «Балалар илне сүрәтли” 12 нче республика рәсем конкурсында катнашу һәм “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенә керүче яңа партия әгъзаларына билетлар тапшыру. Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. Хәйруллин, мәгариф идарәсе башлыгы С.А.Кузнецов чыгыш ясады. Партия әгъзалары алдына партия проектларын тормышка ашыру буенча үз эшләрен тагын да җанландыру бурычы куелды.
Республика халкы чүп яндырса яки ачык һавада ризык әзерләсә, 4 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. (Казан, 1 май, “Татар-информ”). Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә, тиешле карар Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим вакытында коры үлән һәм чүп яндыру; ачык һавада учакларда һәм мангалларда ризык әзерләү; торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында, урман кырыйларында 1 – 3 класслы куркыныч тудыра торган пиротехник җайланмалар куллану тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, административ штраф каралган: гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр ; вазифаи затларга 15 меңнән - 30 меңгә; юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф билгеләнгән.