Зәйдә “Сабыйларга тартма” акциясе гамәлдә

2018 елның 20 апреле, җомга
“Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фонды “Сабыйларга тартма” хәйрия акциясен гамәлгә ашыра. Шушы акция кысаларында Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы күп балалы Барсуковлар гаиләсендә күптән түгел генә дөньга килгән сабыйга бүләк тапшырдылар. Әлеге тартмада яңа туган сабый өчен барлык кирәк - ярак та бар. Бу акцияңең максаты күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яңа туган сабыйларга һәм аларңың әти-әниләренә матди яктан ярдәм итү булып тора. “Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фондына игелекле эш башкарулары, мохтаҗларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сабыйларга һәм аларңың әти - әниләренә тартмадагы киемнәр, уенчыкларның кирәге чыгар дип өмет итәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International