ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2018 ел
шимбә
19 апрельдә Зәй мәшгульлек үзәгендә шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләре 10нчы сыйныфлары укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне үтте.

20
апрель, 2018 ел
җомга
18 апрельдә Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы”-дигән темага багышланган күчмә утырышы узды. Семинарда Яңа Спасс мәдәният йорты мөдире Т.М. Великороднова, Балалар иҗат йорты директоры урынбасары Е.В. Шимановская, психолог И.В. Задавиналар чыгыш ясады.
19 нчы апрель көнне Сәвәләй авылы мәдәният йортында “Керәшен туе” йоласын күрсәттеләр. Чарага район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, районыбыз авыл җирлекләрендә халыкны мәдәни агарту белән шөгыльләнүче мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде.

Һәр елны, 21 нче апрель көнне муниципаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел залга бәйрәм уңаеннан 100 ләп хезмәткәр җыелган иде. Район башлыгы Р.Г. Кәримов җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрне ихлас күңелдән бәйрәмнәре белән котлады, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга яңа хезмәт уңышлары теләде.

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион “Тукай укулары” конференциясе үтә. Ул ел саен Габдулла Тукай туган көн алдыннан мәктәп укучылары арасында телне, туган як тарихын, әдәбиятны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла. Быелгы бәйгедә Зәй районы укучыларыннан тыш Сарман, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга районнарыннан да укучылар катнаша.
19 апрельдә районның үзешчән ветераннары Бөек Җиңүнең 73 еллыгы һәм комсомолның 100 еллыгына багышлап Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән «Балкыш» («Сияние») V Республика фестивалендә катнаштылар. Зәй районы мәдәният йортының “Җиләк” халык фольклор ансамбле, “Энергетик” мәдәният йортының «Сударушка» вокаль ансамбле, Имәнлебаш авыл мәдәният йортының “Җәүһәр”халык фольклор ансамбленә ( солистлары Сергеева В.А., Хәлиуллин Г.С., Зотова Р.Е) һәм Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыган өчен Ф.Х. Әгъзамовага дипломнар тапшырылды.
“Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фонды “Сабыйларга тартма” хәйрия акциясен гамәлгә ашыра.

19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “ТЕХНО заводы” ҖЧШендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, аның урынбасары Н.А. Нифатов, предприятие- оешма җитәкчеләре,хезмәтне саклау мәсьәләләре өчен җаваплылар, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре катнашында хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы үтте.

Бүген хакимиятнең кече залында, «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге сәркатибе Р.Г.Кәримов катнашуында Зәй җирле бүлеге  советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. “Бердәм Россия» Зәй җирле бүлегендәге партия проектларын тормышка ашыру, чараларны үткәрүгә бүленгән акча берәмлекләре , «Балалар илне сүрәтли” 12 нче республика рәсем конкурсында катнашу һәм “Бердәм Россия”  партиясе җирле бүлекчәсенә керүче яңа партия әгъзаларына билетлар тапшыру. Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге  башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. Хәйруллин, мәгариф идарәсе башлыгы С.А.Кузнецов чыгыш ясады. Партия әгъзалары алдына  партия проектларын тормышка ашыру буенча үз эшләрен тагын да җанландыру бурычы куелды.

24 нче апрельдә 15.00 тән 19.00 сәгатькә кадәр вакыт эчендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тикшерү идарәсе компетенциясенә кергән башка сораулар буенча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Зәй районара тикшерү бүлегенең тикшерү идарәсе җитәкчесе Р.Х.Исмәгыйлов кабул итә. Кабул итү: Зәй шәһәре, Крупской, 8 урамы адресы буенча булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International