“ТЕХНО заводы”нда хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы үтте

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген “ТЕХНО заводы” ҖЧШендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, аның урынбасары Н.А. Нифатов, предприятие- оешма җитәкчеләре,хезмәтне саклау мәсьәләләре өчен җаваплылар, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре катнашында хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы үтте. Зәй предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Чөнки әлеге мөһим мәсьәләләрне хезмәтне саклау буенча Координацион совет үз контролендә тота. Хезмәтне саклау белән бәйле проблемалар даими рәвештә совет утырышларында тикшерелә. Аларның күбесе предприятиеләрдә күчмә утырышлар буларак үтә. Бүгенге утырышта предприятиенең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Валентина Касьянова чыгыш ясады. Шулай ук “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы”, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре һәм “Зәй шикәре” АҖнең хезмәтне саклау бунча җаваплыларының хисаплары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International