«БЕРДӘМ РӘСӘЙ» Зәй җирле бүлеге партиясе советы утырышы узды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында, «Бердәм Россия» партиясе  Зәй җирле бүлеге сәркатибе Р.Г.Кәримов катнашуында Зәй җирле бүлеге советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. “Бердәм Россия» Зәй җирле бүлегендәге партия проектларын тормышка ашыру, чараларны үткәрүгә бүленгән акча берәмлекләре , «Балалар илне сүрәтли” 12 нче республика рәсем конкурсында катнашу һәм “Бердәм Россия”  партиясе җирле бүлекчәсенә керүче яңа партия әгъзаларына билетлар тапшыру. Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлеге  башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. Хәйруллин, мәгариф идарәсе башлыгы С.А.Кузнецов чыгыш ясады. Партия әгъзалары алдына партия проектларын тормышка ашыру буенча үз эшләрен тагында җанландыру бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International