ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары белән берлектә район мәктәпләрендә булдылар. Очрашуның максаты мәктәпләрдә булып, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү буенча профилактик сөйләшүгә нигезләнгән иде. Балалар инспекторларга үзләрен кызыксындырган барлык төр сорауларны бирә алдылар.Профилактик чараларда 3,5,6 һәм 7 нче мәктәпләрдән 110 бала, 15 педагог катнашты. Иң актив һәм кагыйдәләрне яхшы белүчеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелгән сумкалар тапшырдылар.

Республика халкы чүп яндырса яки ачык һавада ризык әзерләсә, 4 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. (Казан, 1 май, “Татар-информ”). Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә, тиешле карар Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим вакытында коры үлән һәм чүп яндыру; ачык һавада учакларда һәм мангалларда ризык әзерләү; торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында, урман кырыйларында 1 – 3 класслы куркыныч тудыра торган пиротехник җайланмалар куллану тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, административ штраф каралган: гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр ; вазифаи затларга 15 меңнән - 30 меңгә; юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф билгеләнгән.

Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Энергетик” Мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Светлана Ревина белән очраштылар.

17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә район хуҗалыкларында булды. Алар “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Зәй” агрофирмасының “Шепкә”, “Нур”, “Ялкын” бүлекчәсенең Әхмәт һәм Бура-Киртә, “Восток” агрофирмасы “Тукай” бүлекчәсенең Куш-Елга, “Игенче” бүлекчәсенең Дүрт-Мунча, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Родина” бүлекчәсенең Чыбыклы һәм Сәвәләй товарлыклы - сөтчелек фермаларындагы һәм “Зәй шикәре” агрофирмасы Поручик бүлекчәсе тукландыру комплексындагы эшләрнең торышы белән якыннан таныштылар, чираттагы язгы –кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр.

17 апрельдә «Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе»ндә «Ата–аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне» Республикакүләм акциясе уздырылды.
Нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә “Татнефть” компаниясенең ат спорты буенча кышкы ачык кубогына ярышлар узды. Чара, Җиңү кубогы этабы буларак, В. Д. Шашин истәлегенә үткәрелде. Ярышларда Зәй спортчылары Екатерина Савельева һәм Анастасия Якунина икенче урынны яулады.

16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген хакимияттә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында аппарат киңәшмәсе узды. Анда халык күпләп йөри торган урынннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

12 апрельдә Зәйдә Космонавтика көне уңаеннан 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Кыз балалар арасында 4 мәктәптән Ангелина Маркелова 1 нче, Дарья Феофилова 2 нче, Вероника Васильева 3 нче урынны алдылар. Ир-ат балалар арасында 4 нче мәктәптән Максим Абдулаев 1 нче, Дмитрий Петров 2 нче, Савелий Комиссаров 3 нче урынга лаек булдылар.

12-14 апрельдә Актанышта беренче Президент Кубогына 2002-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ярышлар узды. Ярышларда, «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән, 46 көрәшче арасында Игорь Цыганов үз авырлыганда (60кг.) көмеш медальгә лаек булды. Аның тренеры Айрат Минһаҗев.
Спорт-сәламәтләндерү комплексында “Зәй” спорт мәктәбе беренчелегенә - грек-рим бил алышы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2009-2010 елларда туганнар арасында үз авырлыкларында Макар Пашеков, Тимур Маврин, Камил Хөснетдинов, Радмир Вяльшин; 2007-2008 елларда туганнар арасында Кәрим Кәлимуллин, Айрат Дәүләтбаев, Артем Храмов, 2005-2006 елларда туганнардан Илдар Хисамиев, Дмитрий Тихонов, Азис Әбләкимовлар чемпион калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International