ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов 2019 елда гамәлдә булачак программалар буенча киңәшмә уздырды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов, Башкарма комитетның бүлек һәм идарә башлыклары, шәһәр предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

7 августта иртәнге сәгать 10да “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге”ндә “Ярминкәләр вакансиясе” узачак. Анда биш оешма вәкилләре катнашачак: алар - “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге”, “МТ-Групп” ҖЧШ, «Эссен Продакшен АГ» АҖ, “Камский Завод Трансамш” Сәүдә үзәге, “КАМАЗ” ПАҖ Кою заводы.

31
июль, 2018 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов районыбыз хуҗалыкларына урып- җыю эшләренең барышы белән танышырга чыкты. Район буенча барлыгы 61 комбайн эшли, бүгенге көнгә 9300 гектар мәйданда көзге культураларны җыеп алуга ирешкәннәр, 38130 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарына 41 центнер тәшкил итә.
Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан Зәй районындагы социаль авыр хәлдәге биш гаиләгә мобиль офис чыгу оештырылды.

30
июль, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашындагы аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән башланды.
Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре предприятиеләргә чыгып, аларның актив мәшгульлек сәясәте алып баруларын, алга таба аларда нинди кадрларга сорау туу ихтималын белешү, эш бирүчеләрнең хокукларын, бурычларын аңлату максатында “Маркетинг визиты” исеме астында чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Бүген шундый чараның чираттагысы “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә узды. Иң элек белгечләр “Ялта-Зәй” дәге эш шартлары белән таныштылар. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре турында сөйләде, гражданнарны эшкә урнаштыру, аеруча социаль яклауга мохтаҗ булганнарга һәм физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә хезмәт урыннары булдыру мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук “Россиядә эш” порталы, Skillsnet гомумроссия социаль челтәре эшлекле контакты турында мәгълүмат бирелде.

28
июль, 2018 ел
шимбә
25-27 июльдә Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы узды. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Хөкүмәт йортында узган видеоконференциядә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

27
июль, 2018 ел
җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов төзелеш эшләре башланган агропромпаркта, капиталь төзекләндерү барган Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йорты, ресурс үзәге бинасы, үзәк китапханә, коррекция мәктәбе, “Алтынчәч” балалар бакчасында, район үзәк дәваханәсенең диагностика корпусында булды.
Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре предприятиеләргә чыгып, аларның актив мәшгульлек сәясәте алып баруларын, алга таба аларда нинди кадрларга сорау туу ихтималын белешү, эш бирүчеләрнең хокукларын, бурычларын аңлату максатында “Маркетинг визиты” исеме астында чаралар үткәрүне дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International