25-27 июльдә Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы узды. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнашты. Алар арасында Зәйдән район татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, «Теремкәй” һәм “Тату гаилә” балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре Илсөяр Шәяхмәтова белән Рәисә Шушарина да бар иде. Делегатларны Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте кабул итте, алар Арча музейларында һәм "Остабикә" студиясендә кунакта булдылар. “Казан арты” тарих-этнография музеенда делегатларны Арча төбәгеннән чыккан дин, әдәбият һәм сәнгать әһелләре – Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, М.Мәһдиев һ.б күренекле шәхесләр белән таныштырдылар. Биографияләрдәге кызыклы мәгълүматлар, әсәрләрнең язылу тарихы, аеруча халык һөнәрчелеге белән бәйле тарихи ядкарьләр – берсе дә кунакларны битараф калдырмады. Утырышта катнашучылар шулай ук районның Ташкичу, Яна кишет, Кырлай, Кушлавыч авылларында булып, андагы фольклор төркемнәре, мәдәният һәм йолалар белән таныштылар. Кунакларның һәркайсы бай рухи азык туплап таралышты.