Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре“Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә булдылар

2018 елның 30 июле, дүшәмбе
Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре предприятиеләргә чыгып, аларның актив мәшгульлек сәясәте алып баруларын, алга таба аларда нинди кадрларга сорау туу ихтималын белешү, эш бирүчеләрнең хокукларын, бурычларын аңлату максатында “Маркетинг визиты” исеме астында чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Бүген шундый чараның чираттагысы “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә узды. Иң элек белгечләр “Ялта-Зәй” дәге эш шартлары белән таныштылар. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре турында сөйләде, гражданнарны эшкә урнаштыру, аеруча социаль яклауга мохтаҗ булганнарга һәм физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә хезмәт урыннары булдыру мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук “Россиядә эш” порталы, Skillsnet гомумроссия социаль челтәре эшлекле контакты турында мәгълүмат бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International