Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә чираттагы аппарат киңәшмәсе узды
2018 елның 30 июле, дүшәмбе
Бүген Зәй муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашындагы аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән башланды. «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы районара бүлеге башлыгы Зәлия Тәхаутдинова, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитештерү – маркетинг бүлеге киңәшчесе Марсель Рәхмәтов һәм баш белгеч Рөстәм Мәүләвиев республикада урып-җыю эшләрен оештыру, 2018 елгы уракны уздыру тактикасы, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар – киңәшмәсен югары дәрәҗәдә оештырган өчен район башлыгы Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Аппарат киңәшмәсе көн тәртибенә 5 сорау кертелгән иде: райондагы оператив хәл турында, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль заказ бүлегенең 2018нче елның 1 яртыеллыгына эш нәтиҗәләре һәм Александр Бистәсе авыл җирлегенең 2018нче елның 1 яртыеллыгында башкарган эшләре һәм елның калган чорына бурычлары. Район башлыгы контролендә Никифоров урамы, 71 нче йортын торгызу, районның экологик хәле, электрон хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен тутыру мәсьәләләре кала. Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларга актив һәм нәтиҗәле эш атнасы теләде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз