2 август - Һава-десанты гаскәрләре көне. Зәйдә бу чара ял паркында «Юнармия» балалар хәрәкәте активистларына һәм шәһәрнең хәрби-патриотик клуб әгъзаларына тренеровкалар үткәрүдән башланды һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында дәвам итте. Десантчыларны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев котлады. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүче активистларга бүләкләр тапшырылды. Соңыннан, митингта катнашучылар һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.