Зәйдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлап шәһәргә кайткан яшь кеше “Молодежная практика” программасы кысаларында “инженер-төзүче” белгечлеге буенча эшкә урнаштырылды.
30 июльдә 10:00-13:00 сәгатьтә Зәй шәһәр прокуратурасында Чапаев урамы, 3 нче йорт адресы буенча, Татарстан Республикасы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Марат Шамилевич Долгов кабул итә. Язылу 7-27-59, 7-11-79, 7-11-29 телефоннары буенча гамәлгә ашырыла, шулай ук мөрәҗәгатьне прокуратураның (zainsk.prok@tatar.ru) электрон адресына җибәргәндә, үзегез турында тулы мәгълүматны( фамилия, исем, атагызның исемен, яшәү һәм теркәлү урынын, телефон номерыгызны һәм соравыгызны) тулысынча күрсәтергә кирәк була. Моннан тыш, моңа кадәр бу мәсьәлә буенча шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткәнегез булу булмавы хакында да хәбәр итүегез сорала.