Зәйдә Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булучыларны искә алдылар

2018 елның 1 августы, чәршәмбе
1 август - Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булучыларны искә алу көне. Бу сугышта безнең районнан да катнашучылар бар. Аларның исемнәрен ачыклауга музей хезмәткәрләре үз өлешләрен кертәләр. Бүген якташларыбызның батырлыкларын искә төшереп, Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре, “Сугышчан бердәмлек” хәрәкәте әгъзалары, “Форпост” отрядына йөрүчеләр Георгий тәресе ордены кавалерлары А. Атласов (Шунак авылы), П. Кустовский һәм П. Васильев (Федоровка), Ш. Йосыпов (Сарман районы Илексаз авылы) каберләрендә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International