Быелгы программага 17 күпфатирлы йорт кертелгән иде, аларның җидесендә ремонт эшләре төгәлләнде инде, калганнарында да эш тәмамлану алдында тора. Тулаем алганда, 90 процент эш башкарылган. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов капиталь ремонт тәмамланган һәм барган йортларда булып, эш барышы белән танышты.
15 сентябрьдә республика массакүләм ярышлары кысаларында, Зәй муниципаль районында «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясе үтәчәк. Ул гражданнарны физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук район халкы арасында физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясен ачу тантанасы Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе янында 10.30 сәгатьтә башлана. Елдагыча старт сызыгы гимназия янында, финиш - “Энергия” стадионында булачак. Спорт бәйрәмендә шәһәребезнең предприятие, оешма коллективлары, хакимият органнарында, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр, политехник көллият студентлары, мәктәп укучылары, шәһәребезнең актив пенсионерлары катнашуы көтелә. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм 1 сыйныфта укучы балалар өчен ярышлар ”Энергия” стадионында оештырылачак. Дистанцияне беренче булып узучылар башкарма комитетның спорт һәм туризм идарәсе дипломнары һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.
Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтлесе Гүзәл Удачина, ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде. Алар Югары Шепкә, коррекция һәм 7нче мәктәптә балалар һәм укытучылар коллективлары белән очраштылар. Район хакимияте бинасында гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук район башкарма комитеты каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.