ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш: 2018 елның 11-12 сентябре көннәрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр туңдырулар көтелә.

Зәй муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыннан югары бәя алды. Намуслы хезмәте һәм эштәге югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен коллектив министр Р. Р. Гайзатуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Югары профессиональлек һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык сезнең коллективның барлык хезмәткәрләренең төп сыйфатлары булып тора. Сезнең тулы көчкә эшләвегез, иң яхшы нәтиҗәгә ирешүгә, таләпчәнлегегез бюджет процессын нәтиҗәле гамәлгә ашыруга этәргеч бирде. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм республикабыз иминлеге хакына эшегездә уңышлар телим»,- диелә хатта. Районның 14 кешедән торган финанс-бюджет палатасын соңгы 16 елда В. Э. Шакирҗанова җитәкли.

Районда авыл яшьләре өчен туристлар слеты үткәрү матур гадәткә әверелде. Ул Баграж күле янында үтте. Әлеге чара 2014-2018 еллар өчен кабул ителгән “Авыл яшьләре” республика программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Слетта республиканың 11 районыннын 15 команда катнашты. Слет ТР аграр яшьләр берләшмәсенең Зәй бүлеге һәм яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан оештырылды. Чараны ачу тантанасында яшьләргә район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев һәм аграр яшьләр берләшмәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова мөрәҗәгать итте. Көн дәвамында командалар төрле ярышларда катнаштылар.Әлбәттә, араларында иң көчлеләре ачыкланды. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Балтач командасы беренче урынга лаек дип табылды. Зәй командасы икенче урынга чыкты. Өченче урынга – арчалылар лаек булды. Слет җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар тапшырылса, барлык катнашучылар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия булды.


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе
2018 елның 9 сентябрендә Зәй муниципаль районының вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау 9 сайлау участогында (2 шәһәрдә, 7 районда) уза. Депутатлыкка барлыгы 29 кандидат теркәлгән.

7
сентябрь, 2018 ел
җомга
6 сентябрь көнне Зәй муниципаль районында 2018 елда республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын тикшерү булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. А. Нифатов, торак - коммуналь хуҗалыгы бүлеге белгечләре катнашты. Сәфәрнең максаты-төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерү, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм техника куркынычсызлыгын үтәүгә юнәлдерелгән иде. Комиссия барлыгы 5 объектта булды, алар арасында Бохарай авылының фельдшер-акушерлык пункты, Зәй-2 бистәсендәге “Яшьләр үзәге”, коену урыны, “Мәктәп тавы”, шәһәр мәдәният йорты, үзәк китапханә бар иде. Тикшерү нәтиҗәсендә кимчелекләр ачыкланмаган, барлык эшләр дә җитештерү графигы буенча гамәлгә ашырыла.
11 сентябрьдә көндезге сәгать 10да Зәй мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүчеләр көне” үтә, анда “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнаша.

6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Үз эшчәнлеген ачу өчен субсидия алган гражданнарның эшчәнлеген контрольдә тоту максатыннан Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 2016-2017 елларда субсидия алган эшмәкәрләрнең бизнес планнарын тикшерү эше дәвам итә. Урыннарга чыгу үзмәшгульлекне тәэмин итү буенча программаны тормышка ашыруның мөһим бер өлеше булып тора, эшмәкәргә бирелгән акчаның эшчәнлеген алып баруда мөһим әйберләр алуга тотылуы контрольдә тотыла. Шулай ук эшмәкәрләр уңышлары, проблемалары белән уртаклаша, алга таба бизнес үсеше мөмкинлекләре турында мәгълүмат ала. Шушы көннәрдә экспертлар советы әгъзалары ике эшмәкәрдә булдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар теркәлмәде.

Зәй шикәр заводы беренче 100 мең тонна шикәр чөгендерен кабул итте инде, шул исәптән Зәй районы чөгендерчеләре 39 мең тонна  чөгендер тапшырды. бүгенге көнгә 60 353 тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 6490 тонна шикәр комы алынган. Район буенча уртача шикәрлелек-15,95%, «Восток» агрофирмасында бу күрсәткеч 16,28% тәшкил итә.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе
4 сентябрь көнне районда төзелеп килүче авыл хуҗалыгы һәм промышленносте паркы объектында эшлекле киңәшмә узды. Татарстан Республикасы пилот проектын тормышка ашыру район җитәкчелеге контролендә. Объектны төзеп бетерү агымдагы ел ахырына планлаштырыла. Киңәшмәгә район башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йомгак ясады. Барлык подрядчы оешмаларга бурычлар билгеләнде һәм үтәү сроклары буенча киңәшләр бирелде.
2018 елның 27-30 сентябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларны уздыру урыны-спорт-сәламәтләндерү комплексы, Җиңү проспекты 1/12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International