Быелгы программага 17 күпфатирлы йорт кертелгән иде, аларның җидесендә ремонт эшләре төгәлләнде инде, калганнарында да эш тәмамлану алдында тора. Тулаем алганда, 90 процент эш башкарылган. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов капиталь ремонт тәмамланган һәм барган йортларда булып, эш барышы белән танышты. Энергетиклар урамының 9нчы йортын капиталь төзекләндерү эше тәмамлану алдында тора. Йортның түбәсе алыштырылды, фасады җылытылып, декоратив штукатурланды, подъездлары яңартылды. Моннан 64 ел элек төзелгән торак шактый тузган, искергән иде, хәзер аны танырлык түгел. Энергетиклар урамы 2нче йорт та ремонттан соң шулай танымаслык булып үзгәрде. Гомумән, биш күпфатирлы йортта комплекслы ремонт үткәрелә: төзүчеләр подъездларны, түбәләрне һәм фасадны, салкын һәм кайнар су, җылылык, электр, су китү системаларын яңарта. Илнар Хафизов әйтүенчә, капиталь ремонт программасы кысаларында районда беренче мәртәбә тугыз йортка шәхси индивидуаль җылылык пунктлары урнаштырылган. Алар кулланучыны электр энергиясе һәм кайнар су белән тотрыклы тәэмин итүне гарантияли. Рейд барышында шартлау булган Никифоров урамы 71нче йорт та игътибар үзәгендә булды. Биредә торгызу эшләренә 25 июньдә керешкәннәр иде. Зыян күргән 8нче подъезд фатирларының эчендә сылау-буяу, инженер коммуникация эшләре башкарыла. Биредә 20-25 кеше хезмәт куя. Илнар Хафизов әйтүенчә, зыян күрүчеләр белән еш очрашып, аралашып торалар. Төзүчеләр иртәдән кичкә кадәр ялсыз эшли. 1 октябрьгә биредә яшәүчеләрне фатирларына кире кайтару планлаштырыла.