Зәйдә “Эш бирүче көне” үтте

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә оештырылган чираттагы “Эш бирүче көне”ндә «Эссен Продакшен АГ» АҖ вәкилләре катнашты. Анда эшсез, эш эзләүче зәйлеләр чакырылды. 4 вакансиядә 52 эш урыны тәкъдим ителде. Алар азык әзерләү линиясе операторы, төргәкләү-урнаштыручы, хезмәт урынын җыештыручы, цехта төрле эшләр башкаручы. Чара барышында эш бирүче эш урынына дәгъва кылучы белән якыннан таныша алды, ә эш эзләүчеләр үз чиратында хезмәт шартлары, түләү мәсьәләсе белән кызыксындылар. Ә әлеге оешмада үзләре теләгән вариантларны таба алмаучылар мәшгульлек үзәге базасында тәкъдим ителүче башка вакансияләр белән танышты, “Работа в России” порталы мөмкинлекләре хакында белеште. Вакансияләр ярминкәсендә 14 кеше катнашып, аларның 7се даими эш урынына юллама алды. Алга таба да эш урыннары тәкъдим итү дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон: 8(85558)7-15-43.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International