Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтлесе Гүзәл Удачина килде

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтлесе Гүзәл Удачина, ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде. Алар Югары Шепкә, коррекция һәм 7нче мәктәптә балалар һәм укытучылар коллективлары белән очраштылар. Район хакимияте бинасында гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук район башкарма комитеты каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International