ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Районыбыз агрофирмалары шикәр чөгендере казуны дәвам итә. Басуларда көнне- төнгә ялгап, 16 куәтле «Ропа» комбайны һәм 4 «Ропа-Маус» төягече эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17нче сентябрьгә татлы тамыр 3200 гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 35 %ы дигән сүз. 132 мең тонна шикәр чөгендере казылган, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Шикәр заводына 244 мең тонна чимал озатылган, аның 93,5 мең тоннасы- Зәй районы агрофирмаларыныкы. Татлы тамырның 142 мең тоннасы эшкәртелеп, 18700 тонна шикәр комы алынган. Чөгендернең шикәрлелеге- 16,82%.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге коллективы 15 сентябрьдә узган Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2018” һәм “Татарстан кроссы – 2018”на кушылды.

14 сентябрьдә «Энергия» стадионында Зәй муниципаль районы авыл мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча «Алтын көз-2018» ярышлары узды. Анда 14 авыл мәктәбе катнашты. Кызлар арасында 1 урынны Чернова Алинә (Сәвәләй урта мәктәбе), 2 урынны Кузнецова Елена (Бохарай мәктәбе), 3 урынны Шәмсетдинова Дилярә (Югары Шепкә мәктәбе), яшүсмер егетләр арасында 1 урынны Петров Илья (Сәвәләй урта мәктәбе), 2 урынны Минһаҗев Илсаф (Кадер урта мәктәбе) яулады, 3 урынны Миңнегалиев Рүзәл (Кадер урта мәктәбе), 4х100метрга катнаш эстафетада (2 кыз + 2 яшүсмер), 1 урынга Сәвәләй урта мәктәбе, 2 нче урынга Кадер урта мәктәбе лаек булды.

Бу көннәрдә «Энергетик» мәдәният сарае спорт залында шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре арасында «Сәламәтлек – 2018» спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча команда ярышлары узды. 1 урынны ГРЭС командасы, 2 урынны-спорт һәм туризм идарәсе, 3 урынны «Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яулады.

15
сентябрь, 2018 ел
шимбә
15 сентябрьдә Зәй муниципаль районында “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне һәм “Татарстан кроссы – 2018” спорт чарасы кысасында, массакүләм ярышлар узды.

14
сентябрь, 2018 ел
җомга
Бүген районның Баграж, Сәвәләй , Бохарай һәм Сармаш-Баш авылларында яңа җирлек башлыклары сайланды. Утырышларда муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев, район Советы аппараты җитәкчесе Л. Г. Ананьева, авыл җирлекләре җирле Советлары депутатлары катнашты. П. Н. Минеев Баграж, С. В. Сабаева - Сәвәләй, Р. И. Нуриев - Бохарай, Р. М. Фәсхетдинов – Сармаш-Баш авыл җирлекләре башлыгы булды.
Инде 3нче атна Зәй районы басуларында зур оешканлык белән шикәр чөгендере казу бара. 16 куәтле комбайн һәм 4 төягеч көнне- төнгә ялгап эшлиләр.

Зәй муниципаль районында Кече авыл көне уздыру күркәм традициягә әйләнде. Бүген шундый бәйрәм Югары Пәнәче авыл җирлегенә караучы Урта Пәнәче авылында үтте. Бәйрәмгә җыелган авыл халкын җирлек башлыгы М.Х. Туктаров котлады һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Җыенга җыелган халык өчен Югары Пәнәче авылы Башкарма комитеты хезмәткәрләре көче белән күп төрле кызыклы уеннар оештырылган иде. Район мәдәният йорты артистларының чыгышы авыл халкының күңеленә аеруча хуш килде. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, көнкүрештә килеп туган хәл ителәсе мәсьәләләре хакында сөйләште,фикер алышты.Бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл халкы оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Имәнлебаш авылында гомер итүче Сөләйманова Мөнәвәрә Сөләйман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы В. Г. Акатьев, В. Шипкә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Ишматов һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котладылар. В. Г. Акатьев ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды, автоклуб артистлары яшьлек җырларын башкарды.

12 сентябрьдә хакимияттә район Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы узды. Анда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, район Советы аппараты җитәкчесе Л. Г. Ананьева катнашты. Утырышта волонтерлар эше, балаларның ялын оештыру, Зәй районы яшьләре өчен 2018 елгы форум кампаниясе турында мәсьәләләр каралды. Фикер алышу барышында барлык яшьләр берләшмәләренә Грант чараларын җәлеп итү буенча проект эшенә активрак кушылырга, волонтерлар корпусларына Зәй муниципаль районы волонтерларын кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү һәм бүләкләү эшен көчәйтергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International