15 сентябрьдә Зәйдә «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясе үтәчәк

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрьдә республика массакүләм ярышлары кысаларында, Зәй муниципаль районында «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясе үтәчәк. Ул гражданнарны физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук район халкы арасында физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. «Татарстан кроссы – 2018» спорт акциясен ачу тантанасы Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе янында 10.30 сәгатьтә башлана. Елдагыча старт сызыгы гимназия янында, финиш-  “Энергия” стадионында булачак. Спорт бәйрәмендә шәһәребезнең предприятие, оешма коллективлары, хакимият органнарында, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр, политехник көллият студентлары, мәктәп укучылары, шәһәребезнең актив пенсионерлары катнашуы көтелә. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм 1 сыйныфта укучы балалар өчен ярышлар ”Энергия” стадионында оештырылачак. Дистанцияне беренче булып узучылар башкарма комитетның спорт һәм туризм идарәсе дипломнары һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International