Екатерина Андреева: Мобиль офис” хезмәт күрсәтү мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә”

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

“Мәктәп укучысы мәшгульлек үзәгенә килә алмаса, димәк, мәшгульлек үзәге үзе киләчәк”, - “Мобиль офис”тагы беренче сәяхәтен профконсультант Эльвира Степанова шулай тасвирлый. «PROFF-навигатор» проекты кысаларында, ул Сарсаз-Баграж авыл мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Яңа заман – яңа һөнәрләр” чарасын уздырды. Шәһәр мәктәпләренә халык мәшгульлеге үзәгенә килеп, һөнәри юнәлешен ачыклау өчен тест узу яки шәһәрдәге предприятиега бару кыенлык тудырмый, ә менә авыл мәктәпләре өчен бу авыррак. “Мобиль офис” ярдәмендә районның иң ерак торак пунктларына барып җитеп була”, - дип билгеләп уза Эльвира Степанова. Быел “Мобиль офис” Зәй районы торак пунктларына 21 тапкыр чыкты. “Һөнәри юнәлеш һәм эш табуда кыенлык кичерүче гражданнарга эш ярдәм итү иң еш күрсәтелгән хезмәтләр булды”, - дип хәбәр итә Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге бүлеге җитәкчесе Ольга Лаптева. Соңгы өч айда гына мәшгульлек хезмәте белгечләре “Мобиль офис”та Зәй шәһәрендә яшәүче социаль куркыныч хәлдәге 13 гаиләгә барды. Аларга районның хезмәт базары турында сөйләделәр, дәүләт хезмәтләре белән таныштырдылар. “Социаль-икътисадый өлкәдәге үзгәрешләр мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлегенә дә йогынты ясый”, - дип ассызыклый Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева. – “Гражданнан гариза алып ярдәм күрсәтүдән адреслы эш формасына күчәбез. Әйтик, өченче кварталда пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр өчен консультацияләр күрсәтү актуальләште. Бу очракта һәр гражданга мәгълүматны түкми-чәчми җиткерү мөһим. Хокукый мәгълүмат бирү, пенсия яшенә җитүчеләрнең хезмәт хокукларын аңлатуда ихтыяҗ бар. “Мобиль офис” хезмәт күрсәтү мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә. Әлеге ярдәмне быел дүрт йөзгә якын Зәй районы халкы алды. Белешмә өчен: Мәшгульлек хезмәтенең “Мобиль офис”ы махсус җайлаштырылган Фиат Дукато автомобиле базасында эшли. Ул ноутбук, клиентлар өчен өстәмә мониторлар һәм принтер белән җиһазландырылган. Ноутбукларга мәшгульлек хезмәте тарафыннан кулланылучы махсус программа куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International