25 декабрь көнне ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә 10 кешегә «Яңа ел һәр йортка килә»дигән күчмә котлаулар оештырдылар. Бәйрәм кәефе булдырырга әкият персонажлары да ярдәм итте. Кыш Бабай һәм Кар Кызы ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Галляутдиновлар гаиләсенә , Н. И. Васильева,Т. И. Носова, Ф. К. Вяльшина, М.Ф. Иванова, С.М.Кәлимуллина, В.С. Исштанова , В.П. Вяткина һәм башкаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Татлы бүләкләрдән урамнан үтүчеләр дә читтә калмады. Чарада катнашучылар аларга да сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.