Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелегенең I тур "Иң көчле чаңгычы-узышчылары” ярышы нәтиҗәләре билгеле булды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

21-23 декабрьдә "Ялта-Зәй" үзәгендә "Иң көчле чаңгычы - узышчылар ярышы" Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 туры узды. Ярышлар өч яшь категориясе буенча үткәрелде. 22 декабрьдә ярышларның беренче көнендә ирекле стильдә иң көчлеләрне ачыкладылар. 2001-2003 елгы кызлар арасында 5 км дистанциядә: 1 урын - Зөбәерева Дарья. 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында 10км дистанциядә: 1 урын-Лобастова Полина, 2 урын - Утяганова Анастасия, 3 урын - Ибраһимова Ирина. 23 декабрьдә ярышларның икенче көнендә классик стильдә иң көчлеләрне ачыкладылар. 2001-2003 елгы кызлар арасында 5 км дистанциядә: 1 урын - Зөбәерева Дарья. 1999-2000 елгы кызлар арасында 5 км дистанциядә: 1 урын-Лобастова Полина, 2 урын - Утяганова Анастасия. 2001-2003 елгы егетләр арасында 3 нче урын-Мурашов Алексей. Ярышларның 2 нче көне нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре җыелма командасы 1 нче гомумкоманда урыны алды һәм 1289 очко, 2 нче урынны-Казан шәһәре-1089 очко, 3 нче урынны - Түбән Кама шәһәре алды һәм 663 очко җыйды. Ярышларда барлыгы 241 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International