Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыкларында булды. 12 объект кертелгән маршрут «Нива» ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды. Соңыннан алар «Восток» АФ ҖЧҖ е «Үрнәк» бүлекчәсенең Сарсаз-Баграж авылында, «Игенче» бүлекчәсенең Дүрт-Мунча авылында, «Тукай» бүлекчәсенең Куш-Елга авылында булдылар. “Зәй”АФ ҖЧҖе «Ялкын» бүлекчәсенең Бура-Киртә һәм Әхмәт авылларында терлекләрне ашату һәм тоту технологияләрен үтәү, эш режимын һәм хезмәт дисциплинасын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аннары Агросәнәгать паркында “Казан Агросәнәгать паркы " ААҖ генераль директоры О.Г. Власов , Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе К.М. Байтимеров белән очраштылар. Киңәшмә тәмамланганнан соң, район башлыгы Р. Г. Кәримов, агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә «Зәй» АФ ҖЧҖнең «Нур» һәм “Шепкә” , шулай ук «Заман», «Родина», «Сәвәләй» бүлекчәләрендә терлекләрне кышлатуның барышы, савым сыерларын тоту һәм ашату технологиясе үтәлеше, яшь терлекләрнең сакланышы, эре мөгезле терлекләрне симертү комплексларының эше белән таныштылар. Соңыннан район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчеләр алдына узып баручы елны уңышлы тәмамлау бурычын куйды.