"Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә «Иң көчлеләр ярышлары" буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының I туры старт алды

2018 елның 22 декабре, шимбә
Бүген 22 декабрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «Иң көчлеләр ярышы» Татарстан Республикасы Чемпионатының I туры старт алды. Ярышларны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Шәйхнур улы Галиев катнашты. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чаңгы ярышлары буенча спорт җыелма командалары ярышачак. Барлыгы 200гә якын катнашучы исәбләнә. Ярышлар 2 көн дәвам итәчәк. Беренче көнне спортчылар ирекле стильдә, икенче көнне классик стильдә узышачаклар. Чаңгы ярышлары буенча команда беренчелеге нәтиҗәләре, муниципаль берәмлек составына керүче төркемгә карамастан, шәһәр һәм авыл районнары арасында аерым билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International