Беренче мәктәптә, авыл мәктәпләре командалары арасында, Кыш Бабай призына хоккей буенча турнир булды

2018 елның 22 декабре, шимбә

21 декабрь көнне 1нче урта мәктәпнең хоккей мәйданчыгында, Зәй муниципаль районының гомуми белем бирү авыл мәктәпләре командалары арасында, Кыш Бабай призына хоккей буенча турнир узды. Турнирда Чыбыклы, Югары Шепкә, Якты Күл, Аксар, Кадер һәм Александр Бистәсе мәктәпләре командалары катнашты. Анда Аксар мәктәбе хоккейчылары җиңү яулады, Кадер мәктәбе егет-кызлары 2 урын, Александр Бистәсе хоккейчылары 3 урыннарны алды. Турнир мәгариф идарәсе һәм Башкарма комитетның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә оештырылды һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International