2018 елның 24 декабрендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан, Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы уздырылды. Утырышта Зәй муниципаль районы территориясендә Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар комплексы каралды һәм расланды. Гражданнарның иминлеген тәэмин итү чаралары турында Зәй районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы А. Н. Фәсхетдинов чыгыш ясады. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм пиротехника куллану тәртибе турында, Зәй районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы И. А. Шәяхмәтов аңлатты. Объектларның җитәкчеләре һәм халык өчен төзелгән, террорчылык акты янау яисә кылынган очракта гамәлләр буенча белешмәлек белән, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй шәһәрендәге бүлеге хезмәткәре таныштырды. Утырыш барышында башка мәсьәләләр белән бергә, 2019 елга террорчылыкка каршы комиссиянең эш планы да расланды. Аңа район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады. Утырыш нәтиҗәләре буенча җитәкчеләргә күрсәтмәләр һәм йөкләмәләр бирелде, шул исәптән бәйрәм көннәрендә районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмауны контрольдә тотуның мөһимлеге тагын бер кат искәртелде.