ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 6 гыйнварендә Яңа шәһәрнең урман массивында Раштуа чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 14 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк булган, 30дан артык чаңгычы катнашты. Стартта катнашучыларга сәламләү сүзе белән, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев мөрәҗәгать итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар: 2003-2004 елгы малайлар арасында:1 урын - Демеев Сергей, 2 урын - Афанасьев Герман, 3 урын - Афанасьев Эдгар; 2003-2004 елгы кызлар арасында: 1 урын - Лисникова Екатерина; 17-29 яшьлек ир-атлар арасында:1 урын - Ернов Денис, 2 урын - Лопатин Глеб, 3 урын - Фәсхиев Линар; 17-29 яшьлек хатын-кызлар арасында:1 урын - Лопатина Юлиана, 2 урын - Әхүнҗанова Рәлия, 3 урын - Краснова Регина; 30-49 яшьлек ир-атлар арасында: 1 урын - Имамиев Рәил, 2 урын - Цыганов Сергей, 3 урын - Антипов Дмитрий; 30-49 яшьлек хатын-кызлар арасында: 1 урын - Волкова Регина, 2 урын - Павлова Наталья, 3 урын - Кузьмина Елена; 50-59 яшьлек ир-атлар арасында: 1 урын - Уразайкин Петр, 2 урын - Гайнуллин Илгизәр, 3 урын - Галимов Рамил; 50-59 яшьлек хатын-кызлар арасында: 1 урын - Бушуева Динә, 2 урын - Куликова Ирина; 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында:1 урын - Гущин Анатолий, 2 урын - Костылев Александр, 3 урын - Юров Анатолий. Җиңүчеләр һәм призерлар Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.


6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе
Хөрмәтле шәһәр-районда яшәүче православие динен тотучылар! Якты һәм шатлыклы бәйрәм - Раштуа уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм.
2019 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: төнлә һәм көндез буран, җилнең көчәюе-15 м/с., юлларда кар көртләре, төнлә һәм иртән көчле кар. Татарстан Республикасы буенча: Болытлы. Кар, төнлә урыны белән көчле булырга мөмкин. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитә.Төнлә минималь һава температурасы -7..-12 º. Көндез максималь һава температурасы -5..-10 .º Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә
Бүген Зәй шәһәрендә яшәүче Матвеева Галина Ильинична үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Якыннары һәм туганнары белән бергә юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Чапков һәм мәдәният идарәсе автоклуб хезмәткәрләре котлады.
Мондый карарны Зәй муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында катнашучылар кабул итте.
Шәһәр спорт-сәламәтләндерү комплексында "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Нәфис гимнастика» бүлегендә шөгыльләнүчеләрен 2018 елгы спорт казанышлары өчен бүләкләүгә багышланган чара узды.
Кышкы уеннар һәркемнең күңеленә гадәти булмаган шатлык китерә һәм сәламәтлек өчен дә файдалы. Кыш җитү белән күңелдә аерым хисләр барлыкка килә һәм бу фасылны күңелле һәм шатлыклы итеп үткәрү теләге уяна. Кыш һәрчак салкыны һәм кар- бураннары, үзенә генә хас бәйрәмнәре белән куандыра. Өйдә утырып булмый! Тизрәк ишегалдына, урамга, саф һавага чыгасы килә, анда чана һәм чаңгылар, боз таулары һәм калкулыклар, кар көртләре һәм башка кышкы уеннар көтеп тора!
3 гыйнварда, спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында, спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында 2011-2012 елларда туган «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында мини - футбол буенча иптәшләрчә уен узды.
3 гыйнвар көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча тренер-укытучысы Галимова Р.Х. "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"дигән күңелле стартлар оештырды
4 гыйнвар көнне Мәктәп тавы бала-чага чыр-чуыннан яңгырап торды. Музей хезмәткәрләре балалар белән чана шуу өчен иң яхшы тау битләренең берсен сайладылар һәм бу шөгыль шәһәрнең тарихи үзәгендә яшәүче күп кенә зәйлеләр күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International