Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Раштуа бәйрәме белән котлавы

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе
Хөрмәтле шәһәр-районда яшәүче православие динен тотучылар! Якты һәм шатлыклы бәйрәм - Раштуа уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм. Раштуа - православие динендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм кешеләр күңелләренә киләчәккә өмет һәм ышаныч алып килә, күңелләрне мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулыландыра, кешелекнең иң яхшы кыйммәтләрен чагылдыра. Раштуаны бәйрәм итеп, без тарихи тамырларыбызны барлыйбыз, бу көннәрдә дини кешеләр күңелләрендә христианлыкның нигезен тәшкил итүче мәңгелек кыйммәтләрне яңарталар. Болар – сабырлык һәм шәфкатьлелек, гаиләңне һәм якыннарыңны, халкыңны һәм Ватаныңны ихтирам итү, тынычлыкка һәм гаделлеккә омтылу. Әлеге рухи кыйммәтләр традицион дин вәкилләренең һәркайсы өчен бердәм, алар җәмгыятебездә халыклар дуслыгын һәм татулыгын ныгытуга, аны әхлакый яктан сәламәтләндерүгә, төрле конфессияләр вәкилләре арасында матур мөнәсәбәтләр урнаштыруга, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирүгә, бай мәдәни һәм тарихи мирасны саклауга ярдәм итә. Раштуа бәйрәмен билгеләп үтүчеләргә сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим. Күңелегез тыныч булсын, җаныгыз мәхәббәттән җылынсын, өйләрегезгә иминлек килсен. Барлык өметләрегез аклансын һәм күңел түрендә йөрткән хыялларыгыз тормышка ашсын, гаиләләрдә мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хөкем сөрсен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International