Зәйдә спорттагы казанышлары өчен яшь гимнастларны бүләкләделәр

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә
Шәһәр спорт-сәламәтләндерү комплексында "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Нәфис гимнастика» бүлегендә шөгыльләнүчеләрен 2018 елгы спорт казанышлары өчен бүләкләүгә багышланган чара узды. Чарада мәртәбәле кунаклар: Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В. Чапков, Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р. Мәүләвиев, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры А.Г. Сөләйманов катнашты. Яшь гимнасткалар Кыш бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар, ә иң яхшы тәрбияләнүчеләр 2018 елдагы спорт казанышлары өчен грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International