Зәйдә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” күңелле стартлары узды

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә
3 гыйнвар көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча тренер-укытучысы Галимова Р.Х. "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"дигән күңелле стартлар оештырды. Әлеге чарада 10 гаилә катнашты. Әти- әниләре белән бергәләшеп малайлар һәм кызлар төрле ярышларда көч сынаштылар һәм күңелле спорт уеннары уйнадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International