Зәйдә юбилярны котладылар

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә
Бүген Зәй шәһәрендә яшәүче Матвеева Галина Ильинична үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Якыннары һәм туганнары белән бергә юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Чапков һәм мәдәният идарәсе автоклуб хезмәткәрләре котлады. Александр Чапков ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды, автоклуб артистлары яшьлек җырларын башкарды. Галина Ильинична үзе Пермь өлкәсендә туган, озак еллар Казан җиһаз фабрикасында эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International