Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар белән чана шуарга чыктылар

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә
4 гыйнвар көнне Мәктәп тавы бала-чага чыр-чуыннан яңгырап торды. Музей хезмәткәрләре балалар белән чана шуу өчен иң яхшы тау битләренең берсен сайладылар һәм бу шөгыль шәһәрнең тарихи үзәгендә яшәүче күп кенә зәйлеләр күңеленә хуш килде. Чана шууны күпләр балалар өчен генә кызыклы дип саный. Ә бит ул хәрәкәтләрне координацияләү, тигезлек, җитезлек, тапкырлыкны үстерү өчен менә дигән чара. Чана шуганда җиңү, спорттагы кебек үк, нык, үҗәт һәм чыдамлылар ягында була. Кешеләр чананың тиз чабуыннан, аның алга таба җилдәй җитез шууыннан ләззәт алалар. Чана шугандагы барлык күнегүләр мускулларны ныгыта, сулышны тирәнәйтә, үпкәләрне һәм йөрәкне ныгытуга ярдәм итә, матдәләр алмашын яхшырта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International