ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе
9 гыйнвар көнне шәһәр мәдәният йортында мәдәният елы кысаларында француз композиторы Франсис Пуленка тууына 120 ел тулу уңаеннан, яшьләр белән «Син җырла, минем гитарам» дигән музыкаль-шигъри кичә узды. Гитара уйнарга өйрәтүче коллектив җитәкчесе Александр Селиверстов, катнашучыларны музыкантның кыскача биографиясе һәм аның әсәрләре белән таныштырды. Беренче зур «Лани» Франсис балеты әсәре "Рус балеты» өчен язылган. Композитор төрле жанрларда уңышлы чыгыш ясады һәм милли музыканы күп кенә талантлы әсәрләр белән баетты. Соңыннан түгәрәккә җыелган балалар гитарада уйнадылар һәм үзләренең яраткан җырларын башкардылар. Мондый чараларның максаты-яшьләрне музыка мәдәниятенә җәлеп итү. Барлыгы 8 кеше катнашты.
21-25 гыйнвар көннәрендә безнең районда гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр узачак. Районда гражданнар оборонасы җитәкчесе булып район башлыгы Разиф Кәримов, штаб җитәкчесе - район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, эвакуация комиссиясе рәисе - район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков тора. 9 гыйнвардан районда алда торган укуларга әзерлек эшләре башланды. 4 көн дәвамында Зәйдә гражданнар оборонасын оештыру мәсьәләләре буенча район җитәкчелеге белән норматив базаны өйрәнү, гражданлык оборонасы территориаль формированиеләренең командирлары белән әзерлек планын эшләү тәртибе буенча дәресләр, аерым комиссияләр, җыю һәм кабул итү эвакуация пунктларының эшчәнлеген регламентлаучы документлар исемлеген һәм әлеге документларны эшләү тәртибе буенча таләпләрне җиткерү буенча инструктив дәрес, эвакуция эшләрен оештыру буенча дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук Аксар авыл җирлегенең күпфункцияле үзәге- 1нче җыю - эвакуация пунктында, җыю эвакуация пункты администрациясе эшен оештыру буенча күрсәтмә дәрес узачак. Заманча гражданнар оборонасы системасы халыкны табигый бәла-казалардан, техноген һәлакәтләрдән һәм террор куркынычыннан саклау өчен кулланыла. Аңа гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм эвакуация органнары, ТР шәһәр һәм районнары икътисад объектларының штаттан тыш формированиеләре керә. Гражданнар оборонасының беренче бурычы-халыкны гадәттән тыш хәлләргә әзерләү. Һәр кеше гадәттән тыш хәл килеп туган очракта нәрсә эшләргә һәм гражданнар оборонасы сигналлары буенча ничек эш итәргә кирәклеген белергә тиеш. Район халкын, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары: газета, телевидение, сайтлар аша штаб өйрәнүләре буенча мәгълүмат белән танышып торырга чакырабыз.

9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -16..-21, аязган вакытта -25..-28, көндез максималь һава температурасы -10.-15., юлларда бозлавык.

Шушы көннәрдә Урыссу бистәсендә 2002-2003 елгы егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда «Зәй " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар арасында беренче урынны 45 кг. авырлык үлчәмендә Маврин Артур, икенче урынны 65 кг. авырлык үлчәмендә Зотов Иван алды. Гомумкоманда зачетында Зәй районы командасы 5 нче урынны яулады.

Агымдагы елның 15 гыйнварында шәһәрдә алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Биредә үк алимент түләүләрен закон нигезендә башкарту буенча гаиләләргә аңлатмалар биреләчәк, документлар тутыру тәртибе өйрәтеләчәк. Кабул итүләр Крупская урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасының киңәшмәләр залында кичке сәгать 4тән 6га кадәр оештырыла. Гражданнарны кабул итүдә составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Зәй районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышын тикшерде. 11 объект кертелгән маршрут «Нива " ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды.  Объектларны караучылар "Восток" АФ ҖЧҖ нең "Үрнәк" (Сарсаз-Баграж авылы), "Игенче" (Дурт-Мунча авылы), "Тукай" (Куш-Елга авылы), "Зәй" АФ ҖЧҖ нең "Ялкын" (Әхмәт авылы), "Алга" (Карман авылы), "Нур" (Аксар авылы), "Шепкә" бүлекчәләрендә булдылар. Аннан соң район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә, «Заман», «Родина», «Сәвәләй» (Поручик, Чыбыклы) бүлекчәләрендәге эш торышын карады. Район җитәкчеләре һәм белгечләре барлык бүлекчәләрдә дә терлекләрне кышлатуның барышы, савым сыерларын тоту һәм ашату технологиясе үтәлеше, яшь терлекләрнең сакланышы, эре мөгезле терлекләрне симертү комплексларының эше белән таныштылар. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, һәр объект буенча аерым бурычлар  билгеләнде.

Мирный паркында Яңа ел каникуллары кысаларында шәһәр мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре кар бабай ясау буенча «Раштуа сувениры»мастер - классы үткәрделәр. Бәйрәм музыкаль фонограмма яңгыравы астында, Әминә Зарипова җитәкчелегендә үтте. Анда кардан фантастик фигуралар ясаган иң актив балалар җыелды. Алар кардан ясалган фигуралар янында узләре яраткан җырларны җырладылар һәм аларның тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар. Барлыгы 7 кеше катнашты.

7 гыйнварда Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексы спорт залында ир-ат һәвәскәрләр командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды. 1 урын – «Олимп», 2 урын – «Барс», 3 урын - «Иске Зәй»командалары булды.
7 гыйнвар көнне Зәй шәһәренең Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Яшьлек» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең фигуралы шуу һәм нәфис гимнастика бүлеге укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында «Раштуа уеннары» дигән күңел ачу чарасы узды. Анда «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары күңелле эстафеталар оештырды.

7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре порталында «Иң яхшы чыршы» конкурсы кысаларында җәмәгатьчелек фикерен сораштыруда катнашырга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International