Зәйдә эшче яшьләр Советы эшен яңарту планлаштырыла

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә
Мондый карарны Зәй муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында катнашучылар кабул итте. Киңәшмә барышында катнашучылар эшче яшьләр проектларын финанслау вариантларын да карадылар. Президент грантлары конкурсында җиңүче, «Застава "хәрби-спорт патриотик клубы" автономияле коммерцияле булмаган оешма директоры Антон Миронов проектларны гамәлгә ашыруга грант акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге турында сөйләде. Зәй ГРЭСы һәм «Аккурайд Уилз Руссиа» вәкилләре үз предприятиеләрендәге яшьләр оешмаларының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 2019 елда яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары предприятиеләрдә эшләүче яшьләргә ярдәм итәргә һәм яшьләр оешмалары булдырырга, шулай ук эшче яшьләр Советы эшен яңартырга ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International