ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
26 нчы февраль көнне сәгать 10.00 да Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган, социаль яклауда аеруча мохтаҗ һәм эш эзләүдә авырлык кичерүче гражданнар өчен махсуслашкан “Вакансияләр ярминкәсе” узачак.
Зәй шәһәрендә 18 нче һәм 20 нче февраль көннәрендә 2 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән “Киләчәккә нигез хәзер салынырга тиеш” шигаре астында очрашу узды. Ул Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында оештырылды.

20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе
Һәр өлкәдә булсын мәдәният! Районда Мәдәният елына шундый шигарь астында старт бирелде.
20-24 февральдә «Ялта-Зәй» үзәгендә Олимпия уеннары чемпионы Ф.П. Симашев истәлегенә 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.
Без барыбыз да иртәме-соңмы куркыныч һәм низаглы хәлләр белән очрашабыз. Ә яшүсмер чорда баланың эчке халәте кискен үзгәрә. Үзенең тирә-юньдәге кешеләре: яшьтәшләре, ата-аналары, укытучылары белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы табигый хәл.
Бүген Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Варвара Кузнецовага 90 яшь тулды. Варвара Ивановна районыбызның Сәрәпәле авылында туып-үскән. Мәктәпне тамамлау белән колхозда эшли башлый.
"Бәхетле" дата – 2019 елның 19 февраль көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә яңа Кузнецовлар гаиләсе барлыкка килде.
Халыкара туган тел көне-21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм ул. 19 февраль көнне Район мәдәният йортында “Тел-халыкның көзгесе” дип исемләнгән мәдәни чара уздырылды.

19
февраль, 2019 ел
сишәмбе
Җылыту чоры-куркынычлылык югары булган вакыт. Районда янгыннарны кисәтү буенча күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрнең яшәү урыннарына профилактик рейдлар дәвам итә. Бу гражданнар даими контрольдә тотыла. Әлеге категорияләрнең яшәү урыннарын тикшерү Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары профилактика төркеме әгъзалары белән берлектә үткәрелә. Узган атнада профгруппа Александр Бистәсе һәм Яңа Спас авыл җирлекләрендә булды. Комиссиянең бурычы-балаларның нинди шартларда яшәвен, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен, мондый гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ничек үтәлүен күрү, аларның милкен һәм торагын янгыннан саклау. Үткәрелгән рейд барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре электр үткәргечләренең, мичнең һәм газ җиһазларының төзеклегенә игътибар иттеләр. Хезмәткәрләр тарафыннан гаиләләргә янгынга каршы чаралар турында белешмәлекләр тапшырылды һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Гаилә әгъзалары мондый профилактик эшкә аңлап карый, һәм аларның балаларын янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүгә каршы түгел.
Хезмәт вазыйфалары турында онытмаска һәм закон нормаларын төгәл үтәргә. Моның хакында бүген Зәй хакимияте залында эш бирүчеләр һәм кадр хезмәте вәкилләре өчен оештырылган “Эш бирүче. Аның хокуклары һәм вазыйфалары” дип исемләнгән семинар-киңәшмә барышында искәрттеләр. Аны Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге районның Башкарма комитеты белән берлектә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International