Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә эш бирүчеләр өчен семинар-киңәшмә узды
2019 елның 19 феврале, сишәмбе
Хезмәт вазыйфалары турында онытмаска һәм закон нормаларын төгәл үтәргә. Моның хакында бүген Зәй хакимияте залында эш бирүчеләр һәм кадр хезмәте вәкилләре өчен оештырылган “Эш бирүче. Аның хокуклары һәм вазыйфалары” дип исемләнгән семинар-киңәшмә барышында искәрттеләр. Аны Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге районның Башкарма комитеты белән берлектә уздырды. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов әлеге чараның әһәмияте хакында ассызыклады. “Бүген мәгълүмат алуның төрле ысуллары бар. Интернетны ачып, кирәкле мәкаләләргә сылтама табып була. Әмма әлеге мәгълүматның төгәл булуы кирәк, моннан тыш конкрет сораулар буенча консультация алу мөһим”, - дип белдерде ул. Илнар Хафизов сүзләренчә, хезмәт законында һәрдаим үзгәрешләр булып тора. Аны эш бирүчегә дә, хезмәткәргә дә белү зарур. “Бу семинар хезмәт законындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен дә яхшы ысул”, - диде ул. Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек формалары турында Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева сөйләде. Аерым алганда, ул эш бирүчеләр катнаша алырдай программаларга тукталды. Эш бирүчеләрнең хезмәт вазыйфалары турында Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимир Бувальцев чыгыш ясады. Ул хезмәт куркынычсызлыгы, хезмәт килешүләре һәм башка хокукый актлар төзү, хезмәт хакын вакытында түләү кебек мәсьәләләргә тукталды. 2019 елда хезмәт һәм мәшгульлек законындагы үзгәрешләр һәм аларны куллану хакында Төбәк квалификацияләр үсеше агентлыгы белгечләре сөйләде. Семинар кысаларында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Семинар-киңәшмә ахырында мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган “Җаваплы эш бирүче-2018” конкурсына йомгак ясалды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр, күп балалы гаиләләр өчен эш урыннары булдырган, балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта хезмәт белән тәэмин иткән һәм һөнәри юнәлеш буенча чараларда актив катнашкан оешма-предприятиеләргә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе рәхмәт хатын тапшырдылар
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз