Район мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Халыкара туган тел көне-21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм ул. 19 февраль көнне Район мәдәният йортында “Тел-халыкның көзгесе” дип исемләнгән мәдәни чара уздырылды. Бу бәйрәмгә Зәй җирлегеннән чыккан язучылар да чакырылган иде. Фәния Әгъзамова үзе язган кызыклы шигырьләрен укыды. Мәсләхетдин Кашапов та туган тел турындагы шигырьләрен сөйләде, башкорт һәм татар курайларында татар халык койләренә тезмә уйнап күрсәтте. “Сөмбелә” вокаль ансамбле бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Шәһәрнең 1нче мәктәбе татар теле укытучылары һәм укучылары сорау-җавап викторина уеннарында теләп катнаштылар. Бәйрәм Габдулла Тукайның Туган тел җыры белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International