“Киләчәккә нигез хәзер салынырга тиеш”: Зәйдә мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашулар башланды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Зәй шәһәрендә 18 нче һәм 20 нче февраль көннәрендә 2 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән “Киләчәккә нигез хәзер салынырга тиеш” шигаре астында очрашу узды. Ул Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында оештырылды. Профконсультант Эльвира Степанова һөнәри юнәлеш буенча тестлар уздырды, аның нигезендә укучыларга нинди профессия якын булуы ачыклана. Шулай ук укучылар белән аралашу барышында белгеч хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зурлыгы хакында аңлата. Әлеге проект белән Зәй шәһәренең 8-10 нчы сыйныф укучыларын колачларга планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International