Зәй районында «Торак-2019» операциясе кысаларында янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар үткәрелә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе
Җылыту чоры-куркынычлылык югары булган вакыт. Районда янгыннарны кисәтү буенча күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрнең яшәү урыннарына профилактик рейдлар дәвам итә. Бу гражданнар даими контрольдә тотыла. Әлеге категорияләрнең яшәү урыннарын тикшерү Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары профилактика төркеме әгъзалары белән берлектә үткәрелә. Узган атнада профгруппа Александр Бистәсе һәм Яңа Спас авыл җирлекләрендә булды. Комиссиянең бурычы-балаларның нинди шартларда яшәвен, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен, мондый гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ничек үтәлүен күрү, аларның милкен һәм торагын янгыннан саклау. Үткәрелгән рейд барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре электр үткәргечләренең, мичнең һәм газ җиһазларының төзеклегенә игътибар иттеләр. Хезмәткәрләр тарафыннан гаиләләргә янгынга каршы чаралар турында белешмәлекләр тапшырылды һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Гаилә әгъзалары мондый профилактик эшкә аңлап карый, һәм аларның балаларын янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүгә каршы түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International