26 февральдә Зәйдә махсуслашкан вакансияләр ярминкәсе узачак

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
26 нчы февраль көнне сәгать 10.00 да Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган, социаль яклауда аеруча мохтаҗ һәм эш эзләүдә авырлык кичерүче гражданнар өчен махсуслашкан “Вакансияләр ярминкәсе” узачак. Чарада “Чаллы икмәге” Сәүдә йорты” ҖЧҖ, “Агроторг” ҖЧҖ, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалының Яр Чаллы зона станциясе, “Тату гаилә” балалар бакчасы, “Зәй” агрофирмасы, “ГидроВакс плюс” ҖЧҖ, “СМП-Нефтегаз” АҖ, “Уңайлы йорт” торак милекчеләре ширкәте, “Зәй водоканалы” ҖЧҖ, “Нива” ҖЧҖ, “Зәй урман хуҗалыгы”, “Зәй крекеры” кондитер фабрикасы” ҖЧҖ, “Союз-Агро” ҖЧҖ, “ТЕХНО заводы” ҖЧҖ филиалы, “Зәй шикәре” ААҖ, “Түбән Кама” һәм “Восток” агрофирмалары катнашачак. Эш бирүчеләр гражданнарга вакансияләр тәкъдим итәчәк, хезмәт шартлары турында сөйләячәк. Эш эзләүчеләрнең алга таба эшкә урнашу өчен шунда ук анкета тутыру мөмкинлеге бар. Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны 8(85558)71543 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International