Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйнең 7 нче мәктәбендә үзеңне саклау темасына әңгәмә үткәрелде
2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Без барыбыз да иртәме-соңмы куркыныч һәм низаглы хәлләр белән очрашабыз. Ә яшүсмер чорда баланың эчке халәте кискен үзгәрә. Үзенең тирә-юньдәге кешеләре: яшьтәшләре, ата-аналары, укытучылары белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы табигый хәл. Яшүсмер күңелендә хаос хөкем сөрә, тирә-юньдәгеләргә үзен күрсәтәсе килү теләге көчәя. Болар барысы да агрессия тудыра һәм баланың тәртибен тискәрегә әйләндерә. Нәкъ менә шуңа күрә яшүсмерләр конфликтлы хәлләргә башкаларга караганда ешрак юлыгалар. Өстәвенә бу яшьтә бала өлкәннәрдән ярдәм сорарга ояла, ул проблеманы үзе хәл итәргә омтыла. Куркыныч хәлләр барлыкка килүне ничек булдырмый калырга соң? Нәкъ менә шул максат белән 7 нче урта мәктәптә “Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан укучылар белән “Үзеңне сакла” дигән төркемле әңгәмә үткәрелде. Аның барышында укучылар яшьтәшләре белән конфликтларны чишүнең тыныч ысуллары, конфликт китереп чыгармас өчен урамда, өйдә һәм телефоннан сөйләшкәндә үзләрен ничек тотарга, шулай ук куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне саклау кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Укучылар күп очракта үзләренең эш-гамәлләренең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетермиләр, әмма профилактик дәресләр үткәрү аларга һәркем үз тормышы өчен җаваплы булуын аңларга ярдәм итә; яшүсмерләрдә җаваплылык, игътибарлылык һәм тапкырлык тәрбияләргә, шулай ук куркыныч янаганда үз тормышларын һәм якыннарының тормышын саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәклеген күзалларга мөмкинлек бирә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз