ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча эшләнгән тарихи фильмны төшерүдә катнаша.
2019 елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы балалар хокуклары буенча вәкаләтле аппаратында балаларны 1нче класска укырга кертү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
"Энергетик" мәдәният сарае каршында эшләүче "Адымнар" татар мәдәнияты клубы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби- музыкаль викторина- кичә үткәрде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. Әдәби кичә төрле буын вәкилләрен берләштерде.
Зәй муниципаль районы «Балалар иҗаты йорты»нда белем оешмалары яшь укытучыларының һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган Яшь педагоглар форумы узды.

18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, ТМШ җитәкчеләре, торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде: Зәй шәһәре Советының 2018 елның 3 декабрендә кабул ителгән 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында» һәм "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасын раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды. Докладлар белән районның финанс - бюджет палатасы рәисе П.А.Байрашев, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

14-15нче февральдә Зәй шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе узды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла.Конкурста 14 туган тел укытучысы катнашты, алар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, “Минем педагогик осталыгым” дигән темасы буенча эссе, мастер-класс фрагментларын тәкъдим иттелләр.
22 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасына эш сәфәре белән киләчәк. Биредә ул Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан җитештерелә һәм экспортлана торган АПК продукциясе күләмнәрен планлаштыру турында киңәшмә уздырачак.Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм округ төбәкләре башлыклары катнаша. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең барлык федераль округларында шундый чаралар уздыру планлаштырыла. Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать комплексының экспорт мөмкинлекләрен үстерү буенча беренче киңәшмә 5 февральдә Тула шәһәрендә узган иде.
16 февральдә Яңа шәһәрнең урман массивында предприятие, оешма һәм авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды. Авыл җирлекләре командалары арасында 1 урын – Сабиров Фәнзил (Югары Шепкә авылы), 2 урын – Фәсхиев Линар (Югары Шепкә авылы), 3 урын - Низамов Илдар (Аксар авылы), хатын-кызлар арасында 1 урын – Әхунҗанова Ралия (Югары Шепкә авылы), 2 урын – Әбдрәхимова Алия (Югары Шепкә авылы), 3 урын - Насыйрова Регина алды (Югары Мәлем авылы). Командалар арасында 1 урынга – Югары Шепкә авыл җирлеге, 2 урынга – Аксар авыл җирлеге, 3 урынга – Сәвәләй авыл җирлеге лаек булды. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында: 1 урынны – Зәй ГРЭСы командасы: (Герасимова Екатерина, Сәмигуллина Елена, Фокин Олег,Минеев Константин); 2 урынны «Динамо» командасы: (Әхунҗанова Ралия, Кәлимуллина Ләйсән, Агапов Антон, Шәрәфиев Артур); 3 урынны «ТЕХНО» заводы командасы: (Асылгәрәева Светлана, Кузмина Елена, Имамиева Раилә, Галимов Марат) алды. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

16
февраль, 2019 ел
шимбә
Бүген Зәйдә керәшен иҗтимагый оешмасының отчет - сайлау конференциясе узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" керәшен мәдәни-агарту газетасының баш мөхәррире Л. Д. Белоусова, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәре керәшен иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре В. В. Агапов, Т. А. Багаутдинов, оешма әгъзалары катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев барлык планнарның да уртак көч белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә уңышлы эш теләде. 2016 елдан 2019 елга кадәрге чорда оешма эшчәнлеге турында хисап тыңланды, 17 кешедән торган идарә составы сайланды. Керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Владимирович Чапков сайланды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, киләчәккә төп моментлар билгеләнде. Конференция иҗтимагый оешма активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International