Зәй бөтен Россия чаңгычыларын үзенә җыя

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
20-24 февральдә «Ялта-Зәй» үзәгендә Олимпия уеннары чемпионы Ф.П. Симашев истәлегенә 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярыш Совет чаңгычы, Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы, Зәй районында туып-үскән Федор Петрович Симашев истәлегенә һәм чаңгы спортын популярлаштыру һәм алга таба үстерү, чаңгычы-узышчыларның спорт осталыгын күтәрү максатыннан үткәрелә. 22 февральдә ярышлар Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта узачак. Моның белән бәйле рәвештә Ефимов урамы буенча 21.02 - 04:00 сәгатьтән 22.02 - 16 :00 сәгатькә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International