ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
25 июльдә Зәйдә ишегалларын төзекләндерү буенча халык белән очрашулар башланды. Аның беренчесе Энергетиклар урамы, 8 йорт ишегалдында узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 14 – 18 август көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак азык-төлек продуктларының беренче махсуслаштырылган «Натураль продуктлар ярминкәсе» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
25 июльдә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. ТР КоАП 3.6 статьясы буенча «җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» һәм ТР КоАП 3.17 статьясы буенча «транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү өчен әзерләнгән мәйданчыкларда, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру»буенча административ хокук бозу турында 30 эш каралды.

Кичә шәһәр мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр белән «таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «куркыныч хәлләр: урамда таныш булмаган кешеләр белән элемтәләр " хакында әңгәмә узды.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га.

24
июль, 2019 ел
чәршәмбе
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм системасын будыру» милли проектын карау иде.«Милли проект яңа эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен грант программалары белән бергә эшләячәк.
«2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 5 апрелендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын кабул итү сәбәпле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2015 елның 18 декабрендәге 534 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) дәрәҗәсендә социаль-икътисадый үсешнең стратегик планлаштыруын гамәлгә ашыру буенча методик рекомендацияләрнең 4.2 бүлеге нигезендә муниципаль стратегиягә үзгәрешләр кертү зарур.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй шәһәре Советының өченче чакырылыш кырык беренче утырышы узды. Утырышта Зәй шәһәре прокуроры, Совет һәм район Башкарма комитеты, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Мәдәният елы кысаларында Зәй муниципаль районында «Ягымлы кешеләр» проекты старт алды, ул социаль өлкә учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерү өчен билгеләнгән. Ел дәвамында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү максатыннан, бюджет өлкәсе учреждениеләре, территориаль хакимият органнары, шәһәр предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүче бәяләү тартмалары урнаштырылачак.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе
23 июль көнне Бигеш авыл җирлегендә районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен чираттагы күчмә семинар узды. Семинарның гамәли өлешендә чарада катнашучылар Мөхәммәтҗанов Артур Радик улы (кошчылык) КФХы, Әгъләмова Фәридә Гомәр кызы (үсемлекчелек), Кәрәкәс авылында хосусый эшмәкәр Мөхәммәдиев Фоат Әхмәдулла улы (пилорам) хуҗалыкларын карадылар, Бигеш авылындагы «Сабантуй чишмәсе»н һәм М.Х. Хәсәнов исемендәге мәктәпнең спорт мәйданчыгында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International