Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй шәһәре Советының өченче чакырылыш кырык беренче утырышы узды. Утырышта Зәй шәһәре прокуроры, Совет һәм район Башкарма комитеты, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибенә "Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс нәтиҗәләре турында» 1 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышта конкурс комиссиясе рәисе, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары, 5 нче номерлы Никифорово округы буенча Зәй шәһәре Советы депутаты Акатьев Валерий Григорьевич доклад белән чыгыш ясады. Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар-Архипова Розалия Марсель кызы һәм Петров Антон Валерианович утырышта катнашучыларны үз вәкаләтләре вакытында башкарылачак эшчәнлек программасы белән таныштырдылар. Депутатларга Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесен ачык тавыш бирү юлы белән сайларга тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Петров Антон Валерианович билгеләнде.