Зәйдә ишегалларын төзекләндерү буенча халык белән очрашулар башланды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

25 июльдә Зәйдә ишегалларын төзекләндерү буенча халык белән очрашулар башланды. Аның беренчесе Энергетиклар урамы, 8 йорт ишегалдында узды. Очрашуда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, «Бердәм Россия» партиясеннән Зәй бермандатлы 38 нче  сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Николай Валерьевич Нефедов, шәһәр Советы депутатлары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, шәхси милекчеләр ширкәте, ТИҮ җитәкчеләре һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр катнашты. Зәй районында барлыгы 202 күпфатирлы йорт яны территориясе бар. 2017 һәм 2018 елда 90 нан артык ишегалды ремонтланды, агымдагы елда юл эшләре 32 ишегалдында алып барыла. Халык белән очрашулар барышында төрле төрдәге ишегалларны төзекләндерүнең стандарт модельләре өчен тәкъдимнәр җыела. Халыкның барлык тәкъдимнәре дә системалаштырылачак һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәреләчәк. Нәкъ менә татарстанлыларның тәкъдимнәре нигезендә "Безнең ишегалды" республика программасы формалаштырылачак. Республика парламентының яңа составы депутатлары программа бюджетын раслаячаклар һәм гражданнар белән бергә аның үтәлешен һәм эш сыйфатын контрольдә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International